«Казан» халыкара аэропорты хезмәткәрләре «Россиянең һава капкалары» милли премиясенә ия булдылар

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә X Юбилей Милли күргәзмәсе һәм гражданнар авиациясе инфраструктурасы - NAIS-2023 форумы кысаларында Россия Гражданнар авиациясенең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы бүләкләү вакыйгасы булды.

«Авиапредприятиене үстерүгә шәхси өлеш керткән өчен» номинациясендә «Казан» халыкара аэропорты» АҖ хезмәткәрләре - финанс-икътисад хезмәтенең план-икътисад бүлеге җитәкчесе Любовь Сидельникова һәм авиация уку үзәге җитәкчесе Михаил Кондратьев җиңүче булдылар. Казан аэропортының генераль директоры Сергей Романцов "Авиатармак үсешенә шәхси өлеш керткән өчен" бүләгенә лаек булды.

«Казан» аэропортында ирешелгән уңышлар һава аланы коллективының дистә еллар дәвамында эшләүче  ветераннары һәм хәзерге вакытта хезмәт куючы хезмәткәрләре эшенең нәтиҗәсе булып тора. Аэропорт коллективы профессионал һәм җаваплы - ул көчле команда, чөнки Казан аэропорты елдан-ел югары күрсәткечләрне күрсәтә һәм Россиянең иң яхшы аэропортларының берсе репутациясенә ия ", - дип шәрехләде Сергей Романцов һәм экспертларга югары бәяләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, «Казан» халыкара аэропортында кайбер эре проектларны үтәү дәвам итә, шул исәптән маршрут челтәрен киңәйтү буенча да: «Пассажирлар агымы күләме үсә, 2022 елда аэропорт елына 4 миллион пассажирга хезмәт күрсәтү планкасын узды. Кабул ителгән Мастер-план кысаларында яңа пассажир терминалы һәм техник хезмәт күрсәтү ангарын төзү, шулай ук пассажирлар перроны мәйданын арттыру һәм барлык тиешле инфраструктураны яңарту планлаштырыла. Татарстанның төп һава аланы һәм Россиянең авиация тармагы үсешенә керткән зур өлеше өчен барлык хезмәткәрләргә рәхмәт белдерәм».

Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International