Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков катнашында «2022 елда Татарстанның юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елга төп бурычлар турында» Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
2022 елда «Россия тимер юллары» ААҖ Татарстан Республикасы буенча тимер юл инфраструктурасына 4 млрд сумнан артык акча инвестицияләнгән. Тимер юл транспортында йөргән 7 миллионнан артык пассажир саны теркәлгән, 2021 елга карата үсеш 6,5% тәшкил итә. 16,5 млн тоннадан артык йөк ташылган, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 9,4%ка артык. "Содружество" АҖ шәһәрара тимер юл хәрәкәтендә 2022 елда 6 млн нан артык кеше ташылган, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 3%ка югарырак. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үз чыгышында шундый мәгълүматларны китерде.
Һава транспорты буенча пассажирлар агымының гомуми күләме 2022 елда республиканың барлык аэропортлары буенча 4,5 миллионнан артык кеше тәшкил итте. 2021 ел белән чагыштырганда бу 2,2%ка артык. «Татарстан Республикасы региональ авиаташуларны субсидияләү программасында актив катнашуын дәвам итә. Шуның нәтиҗәсендә, 2022 елда безнең аэропортлардан 45 маршрут республика тарафыннан субсидияләнде, 603,2 млн сумлык субсидия бирелде», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. Шулай ук 2022 елда «Казан» аэропортында 2 729 тонна йөк һәм почта хезмәте күрсәтелгән. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Казан» халыкара аэропорты» АҖ 2050 елга кадәр мастер-план кабул ителде, ул техник хезмәт күрсәтү ангарының яңа терминалларын төзүне, пассажир перронын киңәйтүне һәм тиешле инфраструктураны яңартуны күздә тота.
"Шәһәрара пассажир ташуларын оештыру өчен 2022 елда 10 социаль-әһәмиятле маршрут буенча елга транспортында 9 пассажир теплоходы, 7 причал һәм 11 дебаркадер җәлеп ителде. 2022 елда республиканың төп туристлык үзәкләренә круиз судноларының санын торгызу һәм арттыру турында ышаныч белән әйтергә мөмкин», - дип ассызыклады Фәрит Хәнифов.
2022 елгы навигация өчен шәһәрара маршрутларда 330 мең пассажир ташылган. «Елга транспорты чыгымнарын җайга салу тарифларын куллануга һәм гражданнарның аерым категорияләренә ташламалар бирүгә бәйле су транспорты оешмаларына керемнәрне каплауга 2022 елда 95,7 млн сумлык субсидияләр түләнде. 2022 елда Татарстан Республикасы буенча йөк ташу күләме 26,7 млн. тонна тәшкил итте», - диде министр.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Пассажирлар судноларын һәм дебаркадер хуҗалыгын яңарту һәм ремонтлау буенча чаралар планы» эшләнде, анда «Метеор - 2020» һәм «А-217» су үлчәү судносы сатып алу, барлык теплоходларны, шул исәптән эксплуатацияләнмәгәннәрне, шулай ук Татарстан Республикасының дебаркадерларын үткәрү каралган.
Республиканың пассажир транспорт предприятиеләре тарафыннан 2022 елда 370,7 млн пассажир ташылган, бу, 2021 ел белән чагыштырганда, 14 % күбрәк. Автомобиль транспортының йөк әйләнеше 2022 елга, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 34,3 % арткан һәм 112,5 млн тәшкил иткән. 2022 елда автотранспорт тармагын субсидияләүгә юнәлтелгән финанс чаралар саны 2,5 млрд сум тәшкил итте.
«Бүгенге көндә шәһәрара муниципаль маршрутларны торгызу программасы буенча маршрут челтәре 215 маршрутны кертеп, 2023 елга республика бюджетыннан субсидияләү күләме 205,4 млн сум », - дип сөйләде Фәрит Хәнифов. Автомобиль һәм шәһәр электр транспорты күчмә составының уртача саны 801 даими маршрутка хезмәт күрсәтүче ике меңнән артык транспорт берәмлегеннән тора. "Пассажирлар ташуда җәлеп ителгән автобусларның таушалуы 70% артык тәшкил итә. Шундый ук хәл шәһәр автобус маршрутларында да күзәтелде, 10 елдан артык хезмәт кхрсәтүче автобусларның саны - 400 берәмлек тирәсе», - дип билгеләп үтте министр.
2021 елның декабрендә республика бюджеты хисабына Түбән Кама муниципаль районы тарафыннан 218 млн сумлык 50 автобус сатып алынган. "Тулаем алганда, аерым яңартулар бөтен республика масштабында хәрәкәтчән составның гомуми хәлен яхшыртуда ярдәм итми. Безнең тарафтан муниципаль транспортны яңартуның төбәк программасы буенча тәкъдимнәр әзерләнде, алар автотранспорт предприятиеләренә күчмә состав сатып алуны финанслауга субсидияләр бүлеп бирүне күздә тота», - дип ачыклык кертте Фәрит Хәнифов һәм Рөстәм Нургали улына бу юнәлештә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Шулай ук 2022 елда маршрут челтәрен тикшерү һәм махсус транспорт институтларын җәлеп итеп, биш шәһәр (Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск) транспорт документларын планлаштыру һәм маршрутларын эшләү буенча да эш башкарылган. Югарыда күрсәтелгән шәһәрләр территориясендә муниципаль иҗтимагый транспортны үстерү буенча финанс-нигезләү тәкъдимнәре әзерләнде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге муниципаль берәмлекләрнең күрсәткечләре өчен транспорт планлаштыру документлары эшләнде.