Түбән Каманың Советлар йортында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнашында киңәшмә узды.
Чара барышында районда җәмәгать транспорты һәм юл инфраструктурасы үсеше турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә шәһәр электр җәмәгать транспортын комплекслы үстерү концепциясе тәкъдим ителде, ул гамәлдәге инфраструктураны модернизацияләүне һәм яңа трамвай линияләрен төзүне үз эченә ала.
Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан Түбән Кама районының җәмәгать транспортын һәм юл инфраструктурасын этаплап яңарту өчен юл картасы булдыру турында карар кабул ителде.