Шәле - Баулы автомобиль юлы төзелеше проекты буенча төзелгән концессион килешү кысаларында Алексеевск - Әлмәт участогында 145 чакрым юл төзелеше башланды, юл салуның гомуми бәясе 90 млрд сум. Төзелеш эшләрен 2024 елда тәмамлау планлаштырыла. 2022 елда барлыгы 14 млрд сумлык эш башкарылган. 2023 елга план буенча 32 млрд сумлык эш башкару планлаштырыла. «Беренче тапкыр концессион килешү буенча һәм инфраструктура бюджет кредитларын җәлеп итеп юл объектларында эшлибез. Барлык хезмәттәшләребез исеменнән ярдәм өчен, хөрмәтле Марат Шакирҗан улы, зур рәхмәт, - дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә.
Шулай ук республикада 142 км озынлыктагы «Мәскәү - Түбән Новгород - Казан» М-12 тизлекле автомобиль юлында суммасы 241 млрд сумнан артык булган эшләр башкарыла. 2022 елда 110 млрд сумлык эш башкарылды, агымдагы елда 96 млрд сумлык эш башкару, 7 һәм 8 этапта хәрәкәтне ачу, шул исәптән Идел елгасы аша күпердә дә юл хәрәкәтен ачу планлаштырыла.
Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узучы федераль әһәмияткә ия М-7 (Идел) «Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа» автомобиль юлы төзелеше башланды, гомуми бәясе 79,1 млрд сум булган юлның озынлыгы 81,4 чакрым тәшкил итә. 2022 елда 18,6 млрд сумлык эш башкарылды. 2023 елда (Казан - Екатеринбург)маршруты буенча 10 млрд сумнан артык эш башкарып чыгу планлаштырыла.
Юл хуҗалыгын үстерү кысаларында Казанда Вознесение тракты төзү - 1,2 этап, Несмелов урамыннан алып Казан шәһәренең Киров районындагы «Серебряный бор» торак комплексы аша «Волга» автомобиль юлына кадәр - 1 этап (эшләр төгәлләнде), Магистраль урамыннан Девятаев урамына кадәр участокта Зур Казан боҗрасын төзү (эшләр тәмамланды), шулай ук Казан шәһәренең Киров районы Горький шоссесын һәм Казан шәһәренең Осиновская урамнарын реконструкцияләү (эшләр тәмамланды) кебек эре проектлар гамәлгә ашырылды.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Татарстан Республикасы территориясендә 3 эре агломерациядә гомуми озынлыгы 233 километр булган автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү эшләре башкарылды. Гомуми суммасы 3 800 млн сумнан артык булган 561,57 метрлы күпер корылмалары норматив халәткә китерелде.
Республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елда социаль әһәмияткә ия программалар гамәлгә ашырылды. Торак пунктларда (ЩПС) - 150 км юл, торак пунктларның юл-урам челтәрендә 312 км юл ремонтланды, гаилә фермаларына, терлекчелек комплексларына һәм бакчачылык ширкәтләренә 26 керү юллары төзекләндерелде. Шулай ук балаларны савыктыру лагерьларына керүче 6 юл төзекләндерелде.
Юл хәрәкәте иминлегенә зур игътибар бирелә. 2022 елда барьер киртәләр кую эшләре башкарылды - 27 мең п.м.дан артык, яктырту җайланмасы - 77 мең км, тротуарлар урнаштыру - 12 345 п.м. тәшкил итте. Шул исәптән, 5 мең 500 км озынлыктагы юлга иминлекне саклаучы тамгалар салынды, 1 576 данә юл билгеләре урнаштырылды, 22 авария участогын бетерү, тизлек режимын кисәтү өчен 67 камера куелды. «2023 елда ЮХИДИ белән берлектә бу юнәлештә эш дәвам итәчәк», - дип хәбәр итте Фәрит Хәнифов.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бишьеллык планны гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барыла. «Планны гамәлгә ашыру кысаларында төбәк әһәмиятендәге «Юлларның өлешен арттыру» буенча 51,6 % норматив таләпләргә туры килә, шәһәр агломерацияләренең 85 % тиешле норматив таләпләргә туры килә торган һәм РФ терәк челтәренә керә торган, норматив таләпләргә 85 % туры килә торган күрсәткечләргә ирешү планлаштырыла», - дип йомгаклады министр.