Февраль ае бәйрәмнәрендә Горький тимер юлларында өстәмә 16 поезд билгеләнәчәк

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

2023 елның 21 февраленнән 27 февраленә кадәр Горький тимер юлы станцияләрендә 16 өстәмә поезд билгеләнгән. Алар иң кирәкле юнәлешләрдә йөриячәк.

Казан белән Мәскәү арасында өстәмә 7 поезд билгеләнгән. Шулай ук ике поезд Татарстан башкаласын Санкт-Петербург белән тоташтырачак. Өч өстәмә поезд Мәскәүне Түбән Новгород аша Киров белән тоташтырачак, ике поезд - Чәбаксар белән, шулай ук берәр поезд поезд - Ижевск һәм Йошкар-Ола белән тоташтырачак.


Билгеләнгән өстәмә поездлар:
  - №247/248, Казаннан 21, 25 һәм 26 февральдә 16:55 китеп, икенче көнгә Мәскәүгә 05:30 сәг киләчәк. Шул ук поезд Мәскәүдән 22, 26 һәм 27 февральдә 23:36 сәг. китә һәм икенче көнне Казанга 12:54 сәгатьтә килә; №289/290

Казаннан 21 һәм 25 февральдә 15:36 сәг. җибәрелә һәм икенче көнне 05:10 сәгатьтә Мәскәүгә килә. Шул ук поезд Мәскәүдән 22 һәм 26 февральдә 19:08 сәгатьтә китә һәм икенче көнне Казанга 07:50 килә;  - №205/296 Казаннан 22 февральдә 01:15 сәгатьтә китеп, шул ук көнне Мәскәүгә 16:30 сәгатьтә килеп төшәчәк

. Шул ук поезд Мәскәүдән 27 февральдә 01:20 сәгатьтә китә һәм шул ук көнне Казанга 14:15 сәг. килә;  - №286/285 Мәскәүдән 23:45 сәгатьтә китеп, икенче көнне 14:37 сәгатьтә Казанга килә.

 Шул ук поезд Казаннан 26 февральдә 11:40 сәг. китә һәм икенче көнне Мәскәүгә 04:50 сәгатьтә килә.
№ 216 поезд Мәскәүдән 22 февральдә 13:10 сәг. кузгалып, икенче көнгә Казанга 00:58 килеп җитәчәк.
 

Шулай ук Казан белән Санкт-Петербург арасында 253/254 номерлы өстәмә поезд билгеләнгән. Ул Казаннан 21 һәм 25 февральдә 13:10 сәгатьтә китәчәк һәм икенче көнне 11:30 сәгатьтә Санкт-Петербургка киләчәк. Кире юнәлештә поезд 22 һәм 26 февральдә 15:31 сәгатьтә кузгала һәм икенче көнне Казанга 13:58 сәгатьтә кайта.

Моннан тыш, тизйөрешле "Ласточка" поездлары 721 номерлы Мәскәү -  Түбән Новгород, ике составлы булачак һәм 22 һәм 26 февраль көннәрендә хәрәкәт итәчәк. Кайту юлында 721 нче номерлы "Ласточка" 23 һәм 27 февральдә ике составта барачак.

Бәйрәм көннәрендә сәфәргә югары ихтыяҗ булган очракта әлеге поездлар составына өстәмә вагоннар кертелү мөмкин.

Билетларны кассаларда, «РЖД» ААҖ сайтында «Пассажирлар» бүлегендә, шулай ук «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасы аша рәсмиләштерергә мөмкин. Ерак араларга йөрүче поездлар расписаниесе турында өстәмә мәгълүматны "РЖД" ААҖ  8-800-775-00-00 телефоны аша белергә була (шалтырату Россиянең барлык төбәкләреннән бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International