Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 320 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 173 берәмлек техника хезмәт күрсәтте.
Тәүлегенә 1005 тонна ком-тоз катнашмасы, 26 тонна тоз, 30 тонна тоз эремәсе тотылган.
Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, аязучан. Иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 3-8 м. Температура көндез 5-10 градус. Юлларда бозлавык.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.