Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 320 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 180 берәмлек техника хезмәт күрсәтте.
Тәүлеккә 1300 тонна ком-тоз катнашмасы, 18 тонна тоз тотылды.
Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән аз гына кар явачак. Иртән аерым районнарда томан, бозлавык. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан секундына - 2-7 м. Температура көндез -8 дән -13 градус. Юлларда бозлавык.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.