ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. 


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 1 апреленнән Әлмәт - Лениногорск автомобиль юлында тимер юл кичүен ремонтлау сәбәпле транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча ябыла. Хәрәкәт 2023 елның 16 апреленә кадәр ябык булачак.


17
март, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов Самарага эш сәфәре кысаларында «РЖД» ААҖ Куйбышев тимер юлы-филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Татарстан Республикасының эре предприятиеләре вәкилләре катнашты.


16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Корстон - Казан" үзәгендә "Евразия юллары" IV фәнни-гамәли конференциясе кысаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Юл цементобетонын һәм цементобетоннлы катламнарны камилләштерү ассоциациясе" коммерцияле булмаган оешмасы арасында килешү имзаланды. 

2023 елның 1 апреленнән Әлмәт - Лениногорск автомобиль юлында тимер юл кичүен ремонтлау сәбәпле транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча ябыла. Хәрәкәт 2023 елның 16 апреленә кадәр ябык булачак.


15
март, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның гыйнвар-февралендә Татарстан Республикасында Горький тимер юлы инфраструктурасы объектларында саксызлык аркасында 3 кеше җәрәхәтләнгән. 


14
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүгеннән Зөя елгасында су ташу һәм суның биеклеге күтәрелү сәбәпле, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында ике түбән күпер ябыла. 

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2023 елда Казан һәм Чистай шәһәрләреннән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков рәислегендә пассажир навигациясен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. 

2023 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр республика территориясендә урнашкан региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында авырлыгы 6 тоннадан артык булган транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү планлаштырыла. 


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

Республика төбәк юлларында чокырларны ремонтлау эшләре башланды, ул юлларны карап тоту эшенең бер төре булып тора. Хәзерге вакытта сыек һәм салкын асфальт-бетон катнашмасын кулланып чокырларны ремонтлау чаралары башкарыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International