Горно-Алтайск һәм Красноярск шәһәрләренә "Казан" аэропортыннан авиарейслар ачыла

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты Nordwind Airlines авиакомпаниясе белән берлектә маршрут челтәрен киңәйтү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында яңа авиарейслар ача.

Горно-Алтайск шәһәренә авиарейслар дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак:

Казаннан очкычлар 00:45 сәгатьтә күтәрелеп, җирле вакыт белән билгеләнгән пунктка 08:10 сәг килеп төшәчәк;

Казанга авиарейс 09:15 сәгатьтә күтәрелеп, Татарстан башкаласына җирле вакыт белән 08:50 сәг. төшәчәк.

Красноярскига авиарейслар шулай ук дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак:

Казаннан очкыч 21:35 сәг, җирле вакыт белән Красноярск шәһәренә 05:25 килеп төшәчәк;

Красноярскидан самолет 06:20 сәг. күтәрелеп, Казанга 06:25 сәгатьтә килеп төшәчәк.

Алтай Республикасында һәм Красноярск краенда вакыт Мәскәү вакытыннан 4 сәгатькә алдарак. Расписаниеда үзгәрешләр булырга мөмкин.

Очкычлар 189 пассажир сыешлы ВС Боинг 737-800 самолетларында башкарылачак.

Билетларны бронь белән аэропортының рәсми сайтында һәм "Казан" аэропортының мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин: https://sales.kazan.aero  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International