5 майдан Тукай исемендәге Халыкара «Казан» аэропортында «1945 елның 9 маенда Казанда» музей күргәзмәсе эшли. Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан әзерләнгән уникаль ретро-фотосурәтләр Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң беренче тыныч көн вакыйгаларын чагылдыра.
Архив фотосурәтләрдә - халык белән тулган Казан урамнары, биюче парлар, беренче язгы чәчәкләр тоткан кызлар, Казан госпиталеннән яраланган солдатлар һәм күптән көтелгән шатлыклы Җиңү.
Фотосурәтләрнең бер өлеше Татарстанлыларның Бөек Ватан сугышындагы хезмәт батырлыгына багышланган.
Музей фондлары фотосурәтләрендә сугыш елларындагы хезмәт коллективлары, Казан предприятиеләре станоклары янында хезмәт куючы эшчеләр, шул исәптән хатын-кызлар һәм яшүсмерләр сурәтләнгән. Экспозицияне 5 майдан 12 майга кадәр 1А терминалында (Халыкара авиарейслар терминалы) күрергә мөмкин.