Язгы чорда, көннәр матурлана төшүгә, гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле автомобиль юлларында подрядчы оешмалар тарафыннан чокырларга ремонт ясау, горизонталь тамга салу, юл билгеләре һәм сигнал баганаларын урнаштыру, юл билгеләре һәм сигнал баганаларын алыштыру чаралары башкарылды.
Юл хезмәтләре белән берлектә санитар-экология икеайлыгы кысаларында, шул исәптән, юллар һәм юл кырыйлары чистартылды. Бүгенге көндә төбәк юлларында барлыгы 3 мең куб чамасы чүп-чар җыелган. Шулай ук 180 мең кв.м мәйданда асфальт-бетон өслекне ясау эшләре башкарылган, 1,5 мең кв.м мәйданда чокырларны төзекләндерү эшләре башкарылды. Моннан тыш, подрядчы оешмалар тарафыннан 533 метр юлдагы ярыклар ямалган. Юлларда 226,7 км мәйданда юл билгеләре куелган. Шулай ук юл билгеләрен 191 шт, 598 п.м. металл киртә һәм 9.142 данә сигнал баганаларын кую һәм алмаштыру эшләре башкарылды.
Исегезгә төшерәбез, подряд оешмалары 1 майдан юл-урам эшләрен гамәлгә ашыруга керештеләр. Татарстанда юлларны төзекләндерү эшләре программасына 2023 елга 67 млрд сумнан артык акча каралган, шул исәптән Россия Федерациясе бюджетыннан 14 млрд сумнан артык һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан 53 млрд сумнан артык акча тотылачак.