3 май көнне Кизнер - Казан һәм Казан - Ижау шәһәрара поездлары расписаниесендә үзгәреш булачак

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

3  май, бер көнгә, Кизнер - Казан поездының расписаниесе үзгәрәчәк. Кизнер станциясеннән поезд 20.48 сәгатьтә (20 минутка соңрак) китәчәк. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә поезд 22.45 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Шулай ук, 3 май көнне 6926/6936 номерлы Казан – Ижау поезды да үзгәртелгән расписание буенча хәрәкәт итәчәк. Сосновка станциясенә кадәр поезд гамәлдәге расписание буенча, Сосновкага 19.04 - 19.22 (17 минутка соңрак) килеп җитәчәк. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Ижау станциясенә 23.20 сәг. (15 минутка соңрак) килеп туктаячак.

Расписаниеда җирле вакыт күрсәтелгән.

Шәһәрара поездларның графигындагы барлык үзгәрешләр буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча, "РЖД Пассажирларга" мобиль кушымтасында һәм "Содружество" компаниясе сайтында алырга була - https://sodruzhestvoppk.ru  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International