Татарстан Республикасы тимер юлларында йөк ташу гыйнвар-апрель айларында 2,4% артты

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

2023 елның гыйнвар-апрелендә Татарстан Республикасында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә йөк төяү 5,5 млн. тоннадан артык тәшкил итте, бу узган елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 2,4 % югарырак.

2023 елның 4 аенда:

- нефть һәм нефть продуктлары - 3,9 млн. тонна (2022 елның гыйнвар-апреленә карата -2 %);

- химикатлар һәм содалар - 243,6 мең тонна (-25,8%);

- кара металл ватыклары - 127 мең тонна (+14,1%);

- Төзелеш йөкләре - 116 мең тонна (+16,2%);

- кара металл - 64,8 мең тонна (+36,3%);

- урман йөкләре - 42,8 мең тонна (-9%);

- метизлар - 25 мең тонна (-4,8%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International