ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 230 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юллар 176 берәмлекне хезмәтләндерә.

Тэги: Кар чистарту

1
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Татарстан юлларына 11,2 млрд сум бүлеп биреләчәк. Шуларның 5,8 млрд сумын республика бюджетыннан төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын ремонтлауга һәм шәһәр агломерацияләренең транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерүгә юнәлтәчәкләр.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

30
декабрь, 2022 ел
җомга

6379нчы  номерлы Кизнер - Нократ Аланы поезды гамәлдәге расписание белән хәрәкәт итә. Поезд Ямное станциясендә 12.45 - 12.46 сәг., 942 чакрым тукталышында 12.49 - 12.50 сәг. була. Нократ Аланы станциясенә 12.55 сәг. килеп җитә.

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан 9 гыйнвардан түбәндәге шәһәрара поездлары билгеләнә:

Бүген Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында Сарман авылын әйләнеп узу юлында яңа автомобиль юлы хәрәкәте ачылды. Юл ачу тантанасында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм “Татнефтедор” ҖЧҖ директоры Рөстәм Гарифуллин катнаштылар.

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 386 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 230 берәмлек техника хезмәт күрсәтте.
Барлыгы 5 мең 500 т. ком-тоз катнашмасы; 84 т. тоз тотылган.

 

Тэги: Региональ юлларны кардан чистарту

29
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов “Теләкләр чыршысы” бөтенроссия акциясе кысаларында күп балалы Галәветдиновлар гаиләсеннән булган балаларның хыялларын тормышка ашырды. Өлкән 15 яшьлек кызлары Эльза йөгерү өчен спорт аяк киеме сораган булган. "Мин спорт белән бик мавыгам. 11 класстан соң Идел буе спорт һәм туризм университетына укырга керү теләгем бар. Фитнес-тренер булырга телим", - дип сөйләде Эльза.  

 

Бүген Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында тарихи вакыйга  - Татарстан Республикасы гражданнар авиациясе тарихында беренче тапкыр һава аланы елына 4 миллион кешегә хезмәт күрсәтү бусагасын атлады.

1 гыйнвардан пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен өстәмә шәһәрара поездлары билгеләнә:

6755/6756 номерлы Ижевск - Түбән Кама поезды Ижевск станциясеннән 4.40 сәгатьтә кузгала, Түбән Кама станциясенә 8.13 сәгатьтә килеп җитә;

6757/6758 номерлы Түбән Кама - Ижевск поезды Түбән Кама станциясеннән 16.36 сәг. китә, Ижевск станциясенә 22.28 сәгатьтә килеп җитә.

 


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Южный парк» яңа тукталыш пункты ачылды. Тантаналы чарада «Россия тимер юллары» ААҖ филиалының Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International