Shirak Avia авиакомпаниясе 26 июньнән Ереванга Бигеш аэропортыннан авиарейслар ача. Рейслар 131 кеше сыйдырышлы Boeing 737-500 һава судноларында башкарылачак.
Шулай ук авиарейслар Бигеш аэропорты пассажирларына Фарсы култыгы, Европа һәм дөньяның башка төбәкләре юнәлешләренә юл ачкан Звартноц халыкара аэропортының маршрут челтәреннән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.
Рейсларга билетлар авиакомпаниянең рәсми сайтында сатыла.
Белешмә: Shirak Avia авиакомпаниясе - Бигеш аэропортының яңа партнеры: Әрмәнстанның Еревандагы Звартноц халыкара аэропортында урнашкан авиакомпания.
Материал "Бигеш" халыкара аэропорты матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителде