Татарстанда экология икеайлыгында юл буйларыннан 5 мең куб метр тирәсе чүп-чар җыелган

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр территорияләрен чистарту буенча санитар-экология икеайлыгы тәмамланды. Ике айлык барышында юл тирәләрен, ясалма корылмаларны, авиация тармагы предприятиеләре һәм "Россия тимер юллары" ААҖ территорияләрен җыештыру чаралары оештырылды.

Акция башыннан төбәк һәм федераль әһәмияткә ия автомобиль юллары буеннан 5 мең куб метр чамасы каты көнкүреш калдыклары җыелды. Көн саен санитар чистартуда 2 мең 400 дән артык кеше һәм 290 махсус техника катнашты.

Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы автомобиль юллары тирәләрен тикшерү нәтиҗәсендә 41 акт төзелгән. «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы хезмәткәрләре Идел-Кама төбәге буенча Татарстан Республикасы чикләрендә Куйбышев тимер юлының тирә-ягын һәм янәшәдәге территорияләрне чистарттылар. 1 апрельдән чисталык урнаштыруда 516 кеше катнашты. Җыелган территориянең мәйданы 32 мең кв.м. тәшкил итте. 

Горький тимер юлы Казан территориаль идарәсе полигонында урнашкан бүлекчәләр территорияләрен чистартуны һәм төзекләндерүне оештырды. Акциядә 4000 кеше катнашты. Тимер юлга бүлеп бирелгән полосаның гомуми мәйданы 270 мең квадрат метрдан артык тәшкил итте, полигоннарга 87,22 кубометр каты коммуналь калдыклар чыгарылды.

Бүгенге көндә территорияләрне тиешле санитар-экология халәткә китерү буенча барлык чаралар башкарылды. Федераль һәм төбәк юлларны, шулай ук тимер юл вокзалларын чистарту алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International