ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның урам-юл челтәре объектларында булды. Аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
«Миллениум» күпере янында Рөстәм Миңнехановка ремонт турында хәбәр иттеләр. Төзәтү эшләрен быел башлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта ремонт вакытында юл хәрәкәтен оештыру схемасы һәм төзелеш-монтаж эшләрен башкаруның календарь графигы эшләнә.
Аннары ТР Рәисе Вознесение трактының беренче этабы төзелешенең барышы белән танышты. Участокның озынлыгы 4 км чамасы. Бүген биредә аерым эш төрләре дәвам итә. Беренче участокны быел октябрь аенда тапшыру планлаштырыла.
Министр Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, Вознесение трактының Җиңү проспектыннан алып М7 (8 км) автомобиль юлына кадәр юл аралыгында быел иң күп көч таләп итә торган эшләр башкарылачак, шул исәптән җәяүлеләр өчен җир асты кичүе төзеләчәк.
Рөстәм Миңнеханов барлык планлаштырылган эшләрне вакытында башкарырга һәм сыйфатны катгый күзәтергә кирәклеген ассызыклады.