Татарстанда милли юл проекты буенча Азнакай районында автомобиль юллары төзекләндерелә

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында Азнакай - Тымытык - Күк-Тәкә автомобиль юлының км 3,3 км – км 4,0 һәм км 24,6 – км 25,5 аралыгы төзекләндерелә. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 1,610 км тәшкил итә. Әлеге чараларны үткәрү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 23 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Бүгенге көндә юл хезмәтләре тарафыннан тиешле эшләр башкарылган, шулай ук өслекнең югары катламын салу һәм юл кырыйларын тулысынча ныгыту чаралары башкарылган.

"Имин сыйфатлы юллар" милли проектын гамәлгә ашыруга 2023 елда 10 млрд сумнан артык акча бүленгән (шул исәптән РФ бюджетыннан - 4 388,8 млн сум, ТР бюджетыннан - 6 497,3 млн сум).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International