ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Юл эшләре планын гамәлгә ашыру кысаларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән чаралар оештырылды. «Республиканың 8 районында автомобиль юлларының 10 участогында 100 млн сумлык тротуарлар төзү планлаштырыла», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов.

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее һәм Г.Тукай исемендәге "Казан" халыкара аэропорты аэровокзал комплексында бөек татар шагыйренең тормыш һәм иҗатына багышланган "Мин биеклеккә омтылам..." фотокүргәзмәсе ачылды.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. 

Татарстанда юл эшләре программасын һәм «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыра башлау турында бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

«Аэрофлот» җәйге айларда Татарстан башкаласына очу ешлыгын арттыра. 1 июньнән башлап тәүлегенә Казаннан Мәскәүгә тугыз рейс, ә Санкт-Петербургка өч рейс үтәләчәк. Татарстан халкына һәм кунакларына җәйге ялларның һәм мәктәп каникуллары вакытында уңайлыклар тудыру максатыннан авиакомпания рейслар ешлыгын арттыра.

Тимер юл кичүе буенча автотранспорт хәрәкәте, 6 км (Затонская ур.), Казан шәһәренең Киров районы Иске Аракчино бистәсендә  24 апрельдән 21:00 сәг 21:00 сәг кадәр вакытлыча чикләнә.


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Тимер юл инфраструктурасын яңарту эшләре башкарылу сәбәпле, Биклянь станциясендә 24 апрельдән 27 апрельгә кадәр Ижевск - Түбән Кама - Ижевск поездлары хәрәкәте Круглое Поле станциясеннән/станциягә кадәр дәвам итәчәк.

2023 елның 15 апреленнән 31 маена кадәр Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы "Милли өстенлекләр" АНО белән берлектә 2024 елда төзекләндерү өчен планлаштырыла торган иҗтимагый киңлекләрне сайлап алу буенча тавыш бирүне үткәрә. 


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Котловка авылы янындагы Кама елгасы аша төзелә торган күпердә булды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Татарстан Республикасында агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында юллар челтәрен ремонтлау чаралары дәвам итәчәк. Шулай итеп, Яңа Чишмә муниципаль районында - «Шереметьевка - Кармалы» автомобиль юлында км 12,5 - км 12,9 һәм км 15,3 - км 18,5 участокларында капиталь ремонт төгәлләнәчәк.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International