ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

24 апрельдән Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында «Уланово-Каратун» - Олы Кайбыч" автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла. Чикләүләр 2023 елның 11 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда 23,4 км дан 27,3 км га кадәр участокка капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.


11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сөйләде.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

Н.В. Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортыннан "Азимут" авиакомпаниясеТөмәнгә турыдан-туры авиарейслар ача. Очкычлар атнага ике тапкыр сишәмбе һәм җомга көннәрендә 2023 елның 2 июненнән 27 октябренә кадәр хәрәкәт итәчәк.

Горький магистралендәге кайбер пассажир поездларының маршруты һәм йөрү вакыты 27 апрельгә кадәр үзгәртелде. 


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 7 апрелендә Казан автотранспорт техникумында А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумында «Булдозер белән идарә итү» һәм «Экскаватор белән идарә итү» компетенцияләре буенча «Профессионаллар» һөнәри осталык төбәк чемпионатына йомгак ясадылар. 

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

2023 елның 5 апреленнән 7 апреленә кадәр Казанда, Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәте (ФАС) укыту-методик үзәге мәйданчыгында «Транспорт мохите» III Бөтенроссия иҗтимагый пассажир транспорты форумы узды. Аны Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «Иҗтимагый транспорт өчен» АНО, «Россия ФАС укыту-методик үзәге» ФДАУ оештырды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Марат Хисаметдинов катнашты.

17 апрельдән Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында Яңа Чишмә - «Ширәмәт - Кармалы» автомобиль юлы вакытлыча ябыла. Чикләүләр 2023 елның 11 августына кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда 12,5 км дан 12,9 км һәм 15,3 км дан 18,5 км га кадәрге участокларда ремонт эшләре үткәрү планлаштырыла. 


4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Бу хакта Владимир Путин "Тулажелдормаш" заводында эшчеләр белән аралашканда белдерде. "Без юл төзелешенә билгеләнгән акчаларны, 2024 елдан 2023 елга күчерергә әзер, әлбәттә, әгәр төбәк үзенең транспорт инфраструктурасын үстерүдә алга таба адымнар ясарга әзер булса", - дип хәбәр итте Россия Федерациясе Президенты.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 28 мартыннан 6 апреленә кадәр Казанда автомобиль юллары төзелеше буенча подрядчы оешма "Волга-Автодор" ҖЧҖ базасында "Профессионаллар" һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты уза.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

28
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин рәислегендә Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә җитештерүдә имгәнүләрне булдырмау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International