Фәрит Хәнифов ТР трамвай хәрәкәтен үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында трамвай хәрәкәтен үстерү мәсьәләсе буенча ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов киңәшмә үткәрде. Киңәшмә «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә «Алабуга-Политех» мәгариф үзәгендә узды. Чарада «Электротранспорт» ҖЧҖ генераль директоры вазифаларын башкаручы Вячеслав Мигунов, «КАМАЗ» ГАҖ аналитик хезмәте җитәкчесе Борис Морозов, «РЖД» ААҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «РариТЭК автомобиль заводы» ҖЧҖ, «БКМ» УКХ» ААҖ һәм «Газпром СПГ Технологии» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында Кама агломерациясе шәһәрләре арасында трамвай хәрәкәтен үстерү перспективалары, файдаланылмаган тимер юлларында транспорт сыйфатында трамвай куллану, газ-генератор җайланмасы белән автоном йөрешле инновацион трамвайлар чыгару, шулай ук кече класслы йөк локомотивы концепциясе турында фикер алыштылар.

Чара нәтиҗәләре буенча, киңәшмәдә катнашучылар арасында кооперациядә техника параметрларын исәпкә алып, газ-генератор җайланмасы белән автоном йөрешле инновацион трамвай төзү эшен дәвам итү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International