«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Алабуга муниципаль районының км 2,2 - км 2,9 һәм км 7,9 - км 8,7 юл аралыгында автомобиль юлын ремонтлау эшләре башланды. Юллар I һәм II техник категориягә туры килә. Ремонтлана торган участокларның озынлыгы 1,5 км дан артык тәшкил итә. Әлеге чараларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 28 млн сумнан артык акча бүленгән.
Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тарафыннан гамәлдәге асфальт-бетон өслекне фрезерлау һәм А 16 НН асфальт-бетон катнашмасыннан катламны тигезләү эшләре башкарылган.