Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында техник советның чираттагы утырышы булып узды. Аның эшендә министр урынбасары Эдуард Данилов рәислегендә проект институтлары, подрядка алынган оешмалар, КДАТУ ның транспорт корылмалары Институты, заказ бирүче ГКУ “Главтатдортранс” вәкилләре катнашты.
Утырышта 2012 елның юл эшләре программасы буенча объектларны проектлаштыру һәм төзү турында сораулар каралды. Фикер алышу вакытында оештыру буенча һәм техник яктан карар кабул ителә.
Моннан тыш, катнашучыларга 2 презентация тәкъдим ителде. Шулай итеп, ҖЧҖ “BASF Строительная система” автомобиль юлларда цемент һәм бетоннан ясалган япмаларны һәм ясалма корылмаларны ремонтлау технологияләре турында сөйләде. Ә “Стеклонит-менеджмент” фирмасы – Россия Федерациясендә автоюл тармагында хәзерге заман таләпләренә туры килә торган геосинтетик һәм композитлы материалларны куллануның перспективалары турында.
Техник советның киләсе утырышын икенче кварталда уздыру ниятләнә.