Республиканың юл хезмәтләре федераль трассаларда өзлексез хәрәкәтне тәэмин итү өчен оператив чаралар алып баралар.

2012 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

       Бик күп кар яву – Казан тирәсендә бер тәүлек өчендә айлык норманың яртысыннан артыграк кар төште – федераль юлларның кайбер өлешләрендә йөк автотранспортының вакытлыча хәрәкәтен катлауландырды.    

       Хәвеф-хәтәрсез һәм өзлексез хәрәкәтне тәэмин итү өчен ФКУ “Волго-Вятскуправтодор” җитәкчелегендә юл хезмәтләре оператив чаралар алып баралар һәм тәүлек буе эшлиләр. Федераль автомобиль юлларны чистарту өчен 150 дән артык махсус кардан чистарта торган юл техникасы эшкә чыгарылды, төн өчендә бозлавыкка каршы 2300 тонна материал сибелде. Барлыкка килгән һава торышы шартларында машина йөртүчеләргә юл техникасына эшләргә комачауламаска, юл билгеләре таләпләрен үтәргә, машиналарны узудан тоелып торырга дигән үтенеч бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International