ТР Министрлар Кабинетының 200 нче карары нигезендә гомуми файдалануда булган региональ әһәмиятле автомобиль юлларда 2012 елда 15 апрельдән 14 майга кадәр вакытлыча чикләмә кертелгән. Әлеге чикләмәнең төп максаты – 2012 елда язның дымлы вакытында автомобиль юлларны саклап калу.
Әлеге карар белән транспорт чаралары үзәгенә рөхсәт ителә торган йөкнең күләме ныгытылган: бер үзәк булганда – 6 тонна, ике үзәкле арбага – 5 тонна һәм өч үзәкле арбага – 4 тонна.
Язгы чорда хәрәкәткә вакытлыча чикләмә йогынтысы халыкара йөк ташуга; автобусларда пассажирлар ташуга, шул исәптән халыкара; беренче дәрәҗәдә кирәкле азык-төлеккә (икмәк, он, сөт, атланмай, шикәр, тоз, ит, күкәй, чәй, балалар ризыгы), хайваннарга, дару препаратларына, орлык фондына, ашламага, почтага һәм почта йөгенә; йөк күтәрүчәнлеге 16 тоннага кадәр булган ягулык, сөт, он ташучы транспорт чараларына; бәла-каза һәм башка гадәттән тыш вакыйгаларның нәтиҗәләрен бетерүгә кирәк булган йөкне ташуга; аварияле төзәтү һәм ремонт эшләрендә куллана торган юл төзү һәм юлны экспуатацияләү техникасын һәм материалларын транспортлауга; федераль закон буенча хәрби хезмәт исәпкә алынган федераль органнарның башкарма хәкимиятенең транспорт чараларына таралмаган.