Шул чараларның берсе булып юл һәм транспорт комплексы предприятияләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы эш оештыру буенча смотр-конкурслар тора. Конкурслар Положение буенча үткәрелә һәм предприятиянең дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә.
Смотр-конкурста катнашу өчен республиканың 9 транспорт предприятиясе һәм 5 юл оешмасы заявка бирделәр. ”Транспорт предприятияләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма” номинациясендә беренче урын ҖЧҖ “Нижнекамское ПАТП”га бирелде. Ачык акционерлык җәмгыяте “АК БАРС АЭРО” икенче булды.
”Юл хуҗалыгы предприятияләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма” номинациясендә ААҖ “Татавтодор”ның Арча филиалы беренчелекне яулады. Икенче урында – ААҖ “Татавтодор”ның Минзәлә филиалы.