Татарстанда таксистларга 2621 рөхсәт кәгазе бирелде

2012 елның 27 феврале, дүшәмбе

        27 февральга булган мәгълүматлар буенча Татарстанда җиңел таксида пассажирлар  һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашырырга 2621 рөхсәт кәгазе бирелде.

     Рөхсәт кәгазе дөрес тутырылган гариза һәм таләп ителгән документларның күчермәләрен тапшыргач бер көннән соң түләүсез бирелә. Республикада зона принцибы буенча гаризаларны кабул итү һәм рөхсәт кәгазен алу өчен 11 үзәк ачылды.

          Бүгенгесе көндә 2690 рөхсәт кәгазе эшләп бирелде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International