"АК БАРС АЭРО” авиакомпаниясе Европаның авиация куркынычсызлыгы агентлыгыннан Бөгелмәнең аэропорт җирлегендә CRJ-200 самолетларына мөстәкыйль рәвештә комплекслы техник хезмәт күрсәтүне рөхсәт итә торган PART-145 сертификаты алды.
Авиакомпания белгечләре хәзер мөстәкыйль рәвештә CRJ-200 самолетларының А-чекларын үткәрәчәк (техник хезмәт күрсәтү 5000 очу сәгатенэ кадәр), һәм шулай ук календарь буенча сервислы карау уздырылачак (һәр 6 һәм 12 ай кабатланып тора).
“АК БАРС АЭРО” авиакомпаниясе бу адымга 2 елдан артык планлаштырып атлады, техник базаны җиһазландыру белән шөгыльләнде, чит ил коллегаларның тәҗрибәләрен өйрәнде һәм үзенең югары квалификацияле персоналын хәзерләде.