Татарстанның 65 эшсез гражданины 2011 елда ”Д” категорияле машина йөртүче” һөнәренә укып чыкты

2012 елның 13 феврале, дүшәмбе
          Барлыкка килгән шартларны тикшерү күрсәтүенчә, Казанның пассажирлар ташучылары күчмә составны йөз процент маршрутка чыгару хакында йөкләмәләрен үтәүдә кыенлыклар кичерәләр. Төп сәбәп булып машина йөртүчеләрнең җитешмәве тора. Бу хакта җомга көнне узган коллегия утырышында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да әйтеп үтте.

          Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан Республикасы Хезмэт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән бергәләшеп эшсез гражданнарга ”Д” категорияле машина йөртүче” һөнәренә укыту оештырдылар. 2011 елда 65 машина йөртүче хәзерләп чыгарылды. 2012 елда шул ук категориягә армиядә хезмәт иткән гражданнар арасыннан 300 машина йөртүче әзерләү планлаштырылган.

        Казанның пассажирлар транспорты предприятияләренең кадралар хезмәте вәкилләре Яшел Узән, Буа, Арча, Чистай шәһәрләренең хәрби комиссариатларында очрашу оештырдылар, анда 400 ләп кеше катнашты. Аларның 44-е Казаннын АТП-2 автомәктәбендә укый башладылар инде. Әлеге эшләрне регуляр рәвештә алып бару планлаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International