Кыш көне трамвайларда һава температурасы тыштагыңа караганда 20 градуска югары булырга тиеш.

2012 елның 14 феврале, сишәмбе

          Республикада берничә атна салкын һава тора. Җәмәгать транспортында йөрүче күп кенә гражданнарда автобус, троллейбус һәм трамвай салоннарында температура нормасы турында сорау туа.

          Шәһәр пассажирлар транспортында халыкны йөртү буенча дәүләт санитар күзәтүенең Методик күрсәтмәләре билгеләвенчә салонда елның салкын вакытында һава температурасының нормалары дәүләт стандартында күрсәтелгән. Аерым алганда, ГОСТ 8802-78 һәм ГОСТ 7495-74 буенча трамвай һәм троллейбус салоннарында һава температурасы тыштагыңа караганда 20ºС ка югарырак булырга тиеш. ГОСТ 20774-75 буенча тыштагы температура -15 тэн -25ºС ка кадэр булган очракта  автобус салоннарында температура +10ºС тан, тыштагы һава температурасы -40ºС ка кадэр төшкән очракта +5ºС тан да түбән булырга тиеш түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International