Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләрендә 2012 елның 8 аенда производство травмасы хәленең нәтиҗәләре чыгарылды.
«Казан» халыкара аэропортында 2012 нче елның 8 ае эчендә пассажирлар агымы 21,7% үсте. 2012 елның гыйнвар-август айларында барысы 954 мең 630 пассажир Казан аэропорты хезмәте белән файдаландылар.
“Социаль карта” ААҖ Яр Чаллыда һәм Әлмәттә халык белән эшләргә пунктлар ачты. Озакламый челтәрне киңәйтү һәм Түбән Камада, Яшел Үзәндә пунктлар ачу планлаштырыла.
Чаллыда 14-15 сентябрьдә «Иң яхшы зур йөкле автомобиль йөртүче» номинациясе буенча беренче «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы уздырылачак.