Горький тимер юлының Казан регионы инфраструктураны актив яңарта
2012 елның 21 сентябре, җомга
Транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын арттыру һәм Горький тимер юлының Казан регионы территориясендә поездлар хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен тимер юлны яңарту буенча актив эшләр алып барыла. Җәйге капиталь ремонт вакытында Яшел Үзән – Васильево аралыгында 28,8 нче километрда юлның өске төзелешен модернизацияләү тәмамланды.Салкынныр башланганчы Биек Тау – Бирюли – Куркачи аралыгындагы юлның өске төзелешен модернизацияләү буенча эш алып барылачак. Агымдагы елда уртак эш күләме – 46 км.
Моннан тыш, Канашта, Аксаматовада һәм Юдинода 16,7 км станция юллары төзекләндерелде. Ремонтның башка төрләре буенча Йошкар-Ола – Табашино аралыгында 41,7 км юл үтәлде.
Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Capital a компаниясе генераль директоры, AirAsia Group ка нигез салышучысы һәм киңәшчесе Тони Фернандес белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы-2026 кысаларында узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.