ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы “Алексеевскдорстрой” ААҖ һәм “ПОТОК” НПП ЯАҖ белән берлектә геосинтетик материаллар һәм төрле максатта файдалана торган геокомпозитлар  кулланып тәҗрибә участокларын төзүне оештырды. Әлеге проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның юл төзелешендә инновацияләр кертү турындагы йөкләмәсен тормышка ашыру рамкаларында үтәлде.

3
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Әлмәт, Яшел Узән, Түбән Кама муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә җәмәгать транспортында йөрү санын барлау буенча автоматлаштырылган система эшли.  

17
август, 2012 ел
җомга
Татарстанда җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

9
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Җәйге чорда пассажирлар ташуны тәэмин итү өчен өстәмә 232/231 нче Мәскәү - Казан поезды билгеләнә. Мәскәүдән кузгалып китү вакыты 11 августта 0.30, Казанга килү вакыты 11 августта 13.17. Поездның Казаннан китү вакыты 12 августта 22.30, Мәскәүгә килү вакыты 13 августта 11.15.

8
август, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында чираттагы брифинг булып узды, анда республика юлларында хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

3
август, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “Яңа Тура” Технополисының юл инфраструктурасын проектлау һәм төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә булып узды, анда Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты, заказ бирүчеләр хезмәте, проект төзүче ошмалар һәм “Яңа Тура” Идарә итүче компаниянең вәкилләре катнашты.

31
июль, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында «Иң яхшы зур йөкле автомобиль йөртүче» номинациясендә катнашу өчен заявкалар кабул итүне башлап җибәрү турында игълан итә.

30
июль, 2012 ел
дүшәмбе

Юбилей поезды Горький магистрале җитәкчеләре инициативасы белән оештырылган. Анда сәяхәткә тимер юл транспортының ветераннары, яшь белгечләр һәм тимер юл предприятиеләренең иң яхшы вәкилләре китте. Юбилей поездының пассажирлары арасында – вокзал яны мәйданнарында чыгыш ясаучы иҗат коллективлары. Поезд пассажирлары тимер юл станцияләрендә оештырылган бәйрәм чараларының катнашучылары. Бәйрәм чараларын уздырган вакытта тимер юл транспорты ветераннарына һәм мактаулы эшчеләренә игътибар күрсәтелә.


27
июль, 2012 ел
җомга
16 июльдә Горький шоссесын реконструкцияләү башланды – 2700 метр озынлыктагы “Акос” автосалоныннан тимер юл үткәргеченә кадәр участокта, 56700 м2  мәйдан белән. 

26
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
РФ Транспорт министры Максим Соколов 24 июльдә 248 нче «О внесении изменения в приказ Министерства транспорта Российской Федерации от 31 июля 2009 г. № 128 «Об утверждении федеральных авиационных правил «Подготовка и выполнение полетов в гражданской авиации Российской Федерации» боерыкка кул куйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International