Татарстанның транспорт комплексы предприятиеләре командалары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар булып узды

2012 елның 18 сентябре, сишәмбе
       Узган җомгада Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләре һәм оешмалары арасында “Сәламәтлек-2012” Спартакиадасы рамкаларында җиңел атлетика буенча ярышлар булып узды.

       Ярышлар «Хезмәт резервлары» стадионында булды. Һәр команда 6 кеше билгеләде. Оештыручылар программага 100 м, 300 һәм 400 м йөгерүне, һәм шулай ук 4х100 м эстафета керткәннәр. Ярышларда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы командасы да актив катнашты һәм лаеклы чыгыш ясады. Дәүләт заказы бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Аделина Вәлиева, автомобиль юллар бүлегенең әйдәп баручы консультанты Татьяна Уткина, документ әйләнеше бүлеге белгече Лилия Шәйхеразиева, инфраструктураны үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгече Владимир Маслов,  концессион килешүләр бүлегенең өлкән белгече Марат Әхмәтов һәм тармак аудиты һәм тариф cәясәте бүлеге белгече Рөстәм Корбанов министрлыкның вәкилләре булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International