Агымдагы елның 8 аенда транспорт комплексы предприятиеләрендә 36 бәхетсезлек очрагы булган

2012 елның 25 сентябре, сишәмбе

      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында  Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләрендә 2012 елның 8 аенда производство травмасы хәленең нәтиҗәләре чыгарылды.

      Отчет чорында ТР транспорт комплексы предприятиеләрендә 36 бәхетсезлек очрагы булган, 37 кеше зарар күргән, алар арасыннан 4 кеше һәлак булган. 11 кеше авыр травмалар алган, шул исәптән 6 кеше юл-транспорт һәлакате нәтиҗәсендә. Үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы “АК БАРС АЭРО” ААҖ булган – вертолет командиры һәлакат вакытында һәлак булган; “Региональная экспедиционная компания” ҖЧҖ -  юл-транспорт һәлакате; УК “Татспецтранспорт” «Джалильское УТТ” ҖЧҖ – ЮТҺ;  “Фирма Таттрансгидромеханизация” ЯАҖ – бульдозер машинисты суга батып үлгән.

      Автомобиль транспорты предприятиеләрендә 22 бәхетсезлек очрагы булган, аларның 5 авыр хәл белән. “Управление технологического транспорта” ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһ.) слесаре ремонт эшләре алып барганда двигатель һәм автомобиль кабинасы арасында кысылган. “ЛогистикОйл” ҖЧҖ йөртүчесе томан шартларында хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлек сайламаган һәм юлда туктап торган машинага бәрелгән.

      Юл хуҗалыгы предприятеләрендә 10 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, аларның 6 “авырлар” категориясенә керә. 2 бәхетсезлек очрагы “Каздорстрой” ААҖ эшчеләре белән булган: Журналистлар  урамында юл эшләре вакытында юл эшчесе өстенә “Лада Калина” автомобиле менгән. Һәм “Волга1” М-7 автомобиль юлының 769 км юл эшләре алып барганда исерек килеш мотоцикл йөртүче “Каздорстрой” ААҖ юл мастерын бәргән.

      Метрополитенда һәм шәһәр электротранспорты предприятиеләрендә “җиңелләр” категориясенә керүче 4 бәхетсезлек очрагы булган.

      Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре булып түбәндәгеләр тора: эшне канәгатьләндерерлек итеп оештырмау, бу эш урынында хезмәт шартларын һәм эшчеләрнең хезмәтне саклау буенча инструкция таләпләрен үтәүне тиешенчә тикшермәүдә; эшчеләрнең хезмәт һәм производство дисциплиналарын бозу, шәхси саклау чараларын кулланмау һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда чагылдырыла.  

      Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләрендә юл-транспорт һәлакате сәбәпләренең анализы соңгы вакытта республика территориясендә автомобиль юлларны төзүче һәм ремонтлаучы эшчеләр өстенә менү ешаюы турында күрсәтә. Шулай итеп, 2012 елның 11 нче сентябрендә      00 сәгать 10 минутта Казанның Җиңү проспекты төзелеш участогында исерек килеш КИА автомобиле йөртүчесе “Камдорстрой Автобаза-48” ЯАҖ йөртүчесе автогудронатор янында битум эмульсиясен агызырга әзерләгән вакытта өстенә менгән. Нәтиҗәдә, зарар күргән кешенең аягын төздән югары кисеп алганнар.

      Юл оешмалары эшчеләре авыр тән җәрәхәте алган барлык юл-транспорт һәлакате буенча ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы исерек килеш йөргән гаепле кешеләргә җәза дәрәҗәсен кырыслату үтенече белән ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ хат җибәрде.

      Министрлык производство травмасының сәбәпләренә системалы анализ ясый, үлем белән тамамланган, яисә авыр хәлдә булган һәр бәхетсезлек очрагы буенча нәтиҗәле чаралар күреп хезмәти тирәнтен тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International