Россиянең иң яхшы зур йөкле автомобиль йөртүчесе Яр Чаллыда яши

2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе
      14-15 сентябрьдә Чаллыда уздырылган «Иң яхшы зур йөкле автомобиль йөртүче» номинациясе буенча беренче «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды.

       Конкурста катнашу өчен Россия Федерациясенең 25 субъектыннан  йөртүчеләр үзләренең заявкаларын җибәрделәр. Бу Татарстаннан, Ульяновск,  Свердловск, Липецк, Омск, Пенза, Новгород, Саратов, Магадан, Ростов, Рязань, Нижний Новгород, Волгоград, Псков, Кемерево, Смоленск, Тамбов, Астрахань, Воронеж өлкәләреннән, Чечен Республикасыннан, Башкортостаннан, Коми, Алтай, Красноярск краеннан һәм Ханты-Мансийск автоном округыннан төбәк этабында җиңүчеләр. 

       14 сентябрьдә 8.50 дән 17.00 кадәр КТС автомәктәбендә теоретик имтихан бирү уздырылды. Катнашучылар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы нигезләре һәм йөкле автомобильнең конструкция элементлары буенча белемнәрен күрсәттеләр. Монда “КамАЗ” ААҖ Рамил Сәлихов, “Новолипецкий металлургический комбинат” (Липецк өлкәсе) Алексей Бурков һәм “Тамбовгортранс” МУП (Тамбов өлкәсе) Алексей Татаринов иң яхшылары булдылар.

       15 сентябрьдә 10.30 дан 15.00 кадәр “Эссен” гипермаркеты каршында тиз хәрәкәт итеп манёврлар ясау буенча практик өлеш уздырылды. Катнашучыларны сәламләгәндә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин конкурсның төп максаты – зур йөкле автомобиль йөртүче һөнәрен популярлаштыру дип ассызыклады. Хәзер Россия буенча йөкнең төп өлеше нәкъ менә автомобиль транспорты белән ташыла. Шуңа күрә зур йөкле транспорт йөртүчеләр булып җаваплы һәм үз эшен белә торган осталар эшләве бик мөһим.

       Жюри фикеренчә конкурска үз эшенең чын профессионаллары килгән. 2 этапның нәтиҗәләре буенча өченче урын Ханты-Мансийск автоном округыннан Виталий Куликовка бирелде. Липецк өлкәсеннән Алексей Бурков икенче булды. Бәхәссез җиңүче итеп Татарстан Республикасыннан Рамил Сәлихов танылган. Конкурс лидерларына мактау грамоталарын һәм истәлекле кубокларны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Вәсил Шәйхразиев тапшырдылар. Конкурс рамкаларында кунаклар һәм катнашучылар өчен Яр Чаллы байкерларының күрсәтмәле чыгышлары һәм концерт программасы оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International