Транспорт картасы ватылган – мөрәҗәгать итәргә урын бар!

2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе
           “Социаль карта” ААҖ Яр Чаллыда һәм Әлмәттә халык белән эшләргә пунктлар ачты. Озакламый челтәрне киңәйтү һәм Түбән Камада, Яшел Үзәндә пунктлар ачу планлаштырыла.

          “Татарстан Республикасының транспорт картасы” (“Социаль карта” ААҖ) проектының операторын рәсми рәвештә раслаганнан соң Яр Чаллыда һәм Әлмәттә халык белән эшләргә пунктлар ачылды инде. Хәзер шәһәрдә торучылар әлеге пунктларга түбәндәге очракта мөрәҗәгать итә алалар. Әгәр ташламалы транспорт картасы югалган булса, гражданин яңа даимине биргәнче вакытлыча карта алачак. Сатып алган транспорт картасын югалткан очракта,  пассажир яңа алган транспорт картасына акчаны күчерү турында гариза яза ала. Моның өчен югалган картаның номерын хәтерләргә кирәк (номер күрсәтелгән картаны тулыландыру турындагы чекларның берсе генә саклануы да җитә).

          Шулай ук халык белән эшләүче пунктларга транспорт картасы ватылган очракта мөрәҗәгать итәргә була – валидатор картаны “күрми”, картаны тулыландырып булмый һәм башкалар.

          Транспорт чарасы ватылган очракта, пассажир пунктка килеп әлеге транспорт төрендә йөрүгә тигез бәядә акчасын кайтару өчен гариза яза ала, һәм башка очракларда.

          Халык белән эшләү пунктларының адреслары:

-        Яр Чаллы: Х.Туфан пр., 12 нче йорт, “2-18” Бизнес-Центр, “Ак Барс Банк” бүлеге. Тел.: (8552) 525-500, 525-501;

-        Әлмәт: Шевченко ур., 9 нчы йорт. Тел.: (8553) 45-80-23, 45-80-26.

      Гражданнар үз сорауларына җавапны кайнар линия телефонына шалтыратып белә алалар: 8-800-2005-303 (Россия буенча шалтырату түләүсез).

       “Татарстан Республикасының транспорт картасы” проекты турында тулы мәгълүматны “Социаль карта” ААҖ рәсми сайтында табарга була: www.social-card.ru

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International