Чаллыда зур йөкле автомобиль йөртүчеләр арасында беренче Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы уздырылачак

2012 елның 11 сентябре, сишәмбе

      Чаллыда 14-15 сентябрьдә «Иң яхшы зур йөкле автомобиль йөртүче» номинациясе буенча беренче «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы уздырылачак.

      Конкурста катнашу өчен Россия Федерациясенең 25 субъектыннан  йөртүчеләр үзләренең заявкаларын җибәрделәр. Бу Татарстаннан, Ульяновск,  Свердловск, Липецк, Омск, Пенза, Новгород, Саратов, Магадан, Ростов, Рязань, Нижний Новгород, Волгоград, Псков, Кемерево, Смоленск, Тамбов, Астрахань, Воронеж өлкәләреннән, Чечня Республикасыннан, Башкортостаннан, Коми, Алтай, Красноярск краеннан һәм Ханты-Мансийск автоном округыннан төбәк этабында җиңүчеләр.  ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Айзатуллин сөйләвенчә, 14 сентябрьдә теоретик имтихан бирү булачак. Катнашучылар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы нигезләре һәм йөкле автомобильнең конструкция элементлары буенча белемнәрен күрсәтәчәкләр. 15 сентябрьдә тиз хәрәкәт итеп манёврлар ясау буенча практик өлеш уздырылачак. 2 этапның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр истәлекле кубоклар һәм бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр. 

      Конкурс рамкасында кунаклар һәм катнашучылар өчен Татарстан байкерларының күрсәтмәле чыгышлары һәм концерт программасы оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International