Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин “Юл төзелешендә республикада җитештерелгән битумны куллану халәте һәм перспективалары турында” доклад белән чыгыш ясады. Үз докладында ул битумның сыйфаты тиешенчә булмау юл катламының вакытыннан алда тузуга һәм нәтиҗәдә авыр ремонт эшләрен алып бару өчен капиталь чыгым сарыф итүгә китерүен билгеләп үтте. Хәлне транспорт чаралары хәрәкәтенең интенсив булуы һәм өзлексез йөк авырлыгын арттыруы авырлаштыра, бу юл япмасына йөкләнешнең шактый артуына һәм шуның белән битумның сыйфатына таләпләрне арттыруга китерә.
Ленар Сафин фикеренчә республикада югары сыйфатлы битум җитештерү өчен идеаль чимал булып Ашальчида чыга торган табигый битум тора. Әлеге битумны кулланып җитештерүне оештыру республикада салым суммаларын калдыруга һәм якында урнашкан регионнарга югары сыйфатлы битумны сатудан килгән өстәмә финанс кереме белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта Әлмәт районында 70 мең тонналап чыгарыла. Аз күләмле югары үзле нефть чыгару аны эшкәртүне оештыру мөмкинлеген бирми. Чыгарылган битумлы нефтьне ябышуы кимрәк булганы белән кушалар һәм магистраль трубопроводлар системасына тапшыралар.
Чыгышын тәмамлаганда Ленар Сафин битум җитештергәндә калдык принцибы өстен булырга тиеш түгел дип ассызыклады. Һәм юл төзү индустриясенең сыйфатлы битум алырга хокукы бар, бу юл япмасын яхшыртырга һәм шуның белән ремонт арасындагы вакытны озайтырга мөмкинлек бирәчәк. Төзелеш, ремонтка сарыф итү һәм юл челтәрен карау бәяләре төшәчәк, ә халыкка ышанычлы һәм киң тармаклы автомобиль юллар челтәре булачак.