Казан аэропорты 2012 нче елның 8 ае эчендә 960 меңгә якынпассажирга хезмәт күрсәтте

2012 елның 14 сентябре, җомга

      «Казан» халыкара аэропортында 2012 нче елның 8 ае эчендә пассажирлар агымы 21,7% үсте. 2012 елның гыйнвар-август айларында барысы 954 мең 630 пассажир Казан аэропорты хезмәте белән файдаландылар.

      Отчет чорында  халыкара һава юнәлешендә пассажирлар агымы 27,3% - 450 мең 003 кешегә кадәр, эчке юнәлештә – 17,1%, 504 мең 627 кешегә кадәр артты.

      Шулай итеп пассажирлар агымында шактый зур үсеш Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург һәм Геленджик юнәлешендә билгеләнгән. Пассажирлар агымы арту туристик халыкара юнәлешләрдә дә күзәтелә. Агымдагы елда 8 ай эчендә иң күп популярлык белән Хургада, Дубай, Ларнака, Даламан, Ираклимон, Монастир һәм Родос рейслары файдалануда булды.

      2012 елда 8 ай эчендә самолетларның очу саны барысы 13309 башкарылды – бу 2011 елның 8 аена краганда 10,1% артыграк.

      2012 елның августында «Казан» халыкара аэропортында 164 мең 132 пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Шулай итеп, аэропорттагы пассажирлар агымы 2011 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13,6% артты.

      Казан аэропортында халыкара пассажирлар агымы 2012 елның август аена 90 мең 683 пассажир тәшкил итте, бу 2011 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22,2% күбрәк, Россия эчендәге пассажирлар агымы – 73 мең 440 пассажир, бу 2011 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,5% күбрәк.  2012 елның августында 2083 тапкыр самолетларның очуы башкарылды (10,6% арту). 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International