ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2013 ел
чәршәмбе

«Метроэлектротранс» МУПнең күмәк килешүе буенча конференция булып узды. Анда эшкә алу, эштән чыгару, хезмәтне саклау, эш режимы, кадрлар әзерләү, һ.б. мөһим мәсьәләләр турында фикер алышынды.


11
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Федераль юлларда һәм төбәк юлларында автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады. Республикада су агымының хәле тыныч. Күперләрне су басу һәм су юып алып китү куркынычы юк. Буа районында кече сулыкларда су биеклеге тәүлек эчендә 0,2 м кимеде.

Хәзер Әлмәттә шәһәрнең барлык троллейбус маршрутларында йөргән өчен электрон транспорт картасы белән түләргә була. Транспорт картасы буенча йөрү бәясе 1 сумга арзанрак.


5
апрель, 2013 ел
җомга
Магистраль юлларны төзекләндерү өчен җирле бюджеттан 15 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта җитәкчеләр киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Камалетдинов хәбәр итте.

3
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
Түбән Кама муниципаль районы Советы һәм Түбән Кама шәһәр Советы шәһәр халкын транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфаты буенча сорау алуда катнашырга чакыралар.

22
март, 2013 ел
җомга

26 марттан 31 майга кадәр автомобиль транспорты өчен Усады - Столбищи автомобиль юлында тимер юл аркылы чыгу урыны ябылачак.

25 мартта сәгать 10.00-16.00 кадәр рельс юлларын уңайлы режимга кертү буенча эшләр алып бару сәбәпле Аэропорт - Столбищи автомобиль юлында тимер юл аркылы чыгу урыны ябылачак.


21
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә Татарстанның “Транспорт иминлеге турында”гы федераль законны һәм Универсиадага җәлеп ителгән транспорт инфраструктурасы субъектларының иминлекне тәэмин итү таләпләрен үтәвенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Киңәшмә эшендә Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Касьянов, ТР Иминлек советы секретаре Валерий Власов, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шулай ук республиканың көч структуралары һәм ТР транспорт комплексы вәкилләре катнашты.

18
март, 2013 ел
дүшәмбе

“Казан” Халыкара аэропортында узган киңәшмәдә Идел буе федераль округында авиация ярдәмендә пассажирлар һәм йөк ташуны үстерү проектын гамәлгә ашыруга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ транспорт министры Максим Соколов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында "Европа-Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт коридорын формалаштыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булып узды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин,  Федераль юл агентлыгы, “Россия автомобиль юллары” дәүләт компаниясе,  РФ төбәкләре вәкилләре, һ.б катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International