«Метроэлектротранс» МУПнең хезмәт коллективы киңәшмәсе булып узды

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе

      «Метроэлектротранс» МУПнең күмәк килешүе буенча конференция булып узды. Анда эшкә алу, эштән чыгару, хезмәтне саклау, эш режимы, кадрлар әзерләү, һ.б. мөһим мәсьәләләр турында фикер алышынды.

      Конференциядә 2012 елда хезмәтне саклауга предприятиенең 10 млн. 250 мең сум акча сарыф итүе турында әйтеп үтелде. Махсус өс киеме һәм аяк киемен бушка бирү нормалары арттырылган. Профессиягә карап өстәмә шәхси саклау чаралары алыначак, атап әйткәндә, трамвай йөртүчеләргә, слесарь-сантехникларга, мастерларга, электрогазосварщикларга, эскалатор машинистларына, һ.б..  Хезмәт коллективы киңәшмәсендә эшләгән вакытта саклык чараларын кулланмаган очракта җәзаны кырыслату турында карар чыгарылды.

      2013 елга планнар турында әйткәндә, «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Әсфан Галәвов хезмәт хакының 10% артачагын билгеләп үтте.       

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International