26 марттан 31 майга кадәр автомобиль транспорты өчен Усады - Столбищи автомобиль юлында тимер юл аркылы чыгу урыны ябылачак.
Казан юл дистанциясе башлыгы урынбасары Игорь Туктаров хәбәр итүенчә, әлеге вакытка юл үткәргеч төзү буенча эшләр планлаштырылган. Иң якын юл – Столбищи – Аэропорт тимер юл аркылы чыгу урынында, Усады – Матюшино юл үткәргече.