Түбән Кама муниципаль районы Советы һәм Түбән Кама шәһәр Советы шәһәр халкын транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфаты буенча сорау алуда катнашырга чакыралар.
Шәһәр халкына 20 сорауга җавап бирергә һәм шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара транспортта хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәяләү тәкъдим ителә. Шәһәр халкының җаваплары 5 апрельгә кадәр кабул ителәчәк. Җаваплар булган кимчелекләрне табарга һәм аларны бетерү юлларын билгеләргә ярдәм итәчәк.
Сорау алуда катнашу өчен, Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында (http://e-nkama.ru/press/opros/) юлламасы аша күчеп тиешле форманы тутыру да җитә.