“Казан” Халыкара аэропортында узган киңәшмәдә Идел буе федераль округында авиация ярдәмендә пассажирлар һәм йөк ташуны үстерү проектын гамәлгә ашыруга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Чарада РФ Президентының ИФОнда тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия транспорт министры Максим Соколов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.
Михаил Бабич киңәшмәне ачып, бу чарада катнашучылар бигрәк тә пассажирларны йөртүче компанияләрнең авиапаркы әзерлеге, билетлар сатуны оештыру һ.б. буенча сөйләшеп бетерергә тиеш дип билгеләп үтте.
Россия транспорт министры Максим Соколов үз чиратында, “Татарстан” авиакомпаниясе Росавиациянең Идел буе федераль округында авиация ярдәмендә пассажирлар һәм йөк ташу конкурсында җиңүен искәртте.
1 апрельдән башлап Түбән Новгород, Самара, Тольятти, Оренбург, Киров, Түбән Кама, Пенза, Сарански, Ульяновск, Чебоксар кебек шәһәрләргә рейслар башкарылачак. Яңа маршрутлар белән 12 мең кеше файдаланыр дип көтелә – Федераль һава транспорты агентлыгы шундый фаразлар бирә.
Киңәшмәдән соң М. Бабич журналистлар белән аралашканда, 1 апрельдә проектны гамәлгә кую өчен самолетлар, норматив база бар, аерым төбәкләрдә пассажирлар әзерләү өчен реклама компаниясе башланган. Барысы да потенциаль пассажирлар мәнфәгатьләреннән тора, дип ассызыклады ул.
М. Бабич проект киләсе елларда да дәвам ителәчәк дип белдерде. Ул башка федераль округлар кысаларында үсеш алачак. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле шулай ук Россия транспорт министры киләчәктә конкурста җиңүче дәүләт килешүен 8 айга түгел, ә 3 елга төзесен дигән йөкләмә бирде, дип белдерде.
Татарстан Премьер-министры авиация ярдәмендә пассажирлар һәм йөк ташу ИФО өчен, һәм шулай ук Россия өчен дә мөһим вакыйга булуына ышана. “ИФО мисалында төбәк авиациясе яңартылачак”, - дип билгеләп үтте ул. “Бүгенге киңәшмәдә авиакомпаниянең самолетлары җитәрлек булуын белдерелде. Пилотлар белән бәйле кайбер мәсьәләләр бар, әмма алар буенча тиешле карарлар кабул ителгән”, - диде Илдар Халиков. Аның сүзләренә караганда, Россия Транспорт министрлыгы тарафыннан пилотларны әзерләү һәм укыту процессын тизләтү мөмкинлеге бирүче карар кабул ителгән.
“Бүген Татарстанга беренче 15 Cessna Grand Caravan 208 самолетлары кайтарыла, алтысы республикага кайту юлында”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.