Казанда “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридорын формалаштыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булып узды

2013 елның 18 марты, дүшәмбе

       Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ транспорт министры Максим Соколов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында "Европа-Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт коридорын формалаштыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булып узды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин,  Федераль юл агентлыгы, “Россия автомобиль юллары” дәүләт компаниясе,  РФ төбәкләре вәкилләре, һ.б катнашты.

     Татарстан әлеге коридорның транзит мөмкинлеген бәяләгән беренче төбәк булды. "Европа-Көнбатыш Кытай" коридорын төзү кысаларында республикада шәхси-дәүләти хезмәттәшлек шартларында ТР Хөкүмәте булышлыгында 2005 елдан бирле "Шәле (М-7) – Баулы (М-5)" түләүле автомагистраль төзелеше" дигән инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, ул "Казан-Оренбург" федераль автомобиль юлының яңа маршруты үсешенә өлеш кертә.

      Әлеге төзелеш эшләренең гомуми бәясе 132 млрд сум тәшкил итә. "Шәле-Баулы" түләүле магистрален 2018 елда кулланылышка тапшыру ниятләнә. Ул тәүлегенә 35 меңгә кадәр автомобиль уздырырга сәләтле булыр дип фаразлана.

          Автомагистральнең гомуми озынлыгы 294 км булачак. Шулай ук аның буенда заман шартларына җавап биргән кирәкле барлык инфраструктура да төзелә. Юл торак пунктларны читләтеп үтә, бу регионда экологик хәлне яхшыртуга китерә, хәрәкәт тизлеген күтәрү мөмкинлеген арттыра.

          Проект буенча 21 млрд. сум үзләштерелгән инде. 40 км озынлыктагы юл участогы кулланылышка кертелгән.

      Гомумән алганда, "Шәле – Баулы" түләүле автомагистраль төзелеше проекты М-7 "Волга" һәм М-5 "Урал" федераль автомобиль юлларын югары үткәрү сәләте булган бердәм транспорт челтәренә берләштерә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International