Федераль юлларда һәм төбәк юлларында автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады. Республикада су агымының хәле тыныч. Күперләрне су басу һәм су юып алып китү куркынычы юк. Буа районында кече сулыкларда су биеклеге тәүлек эчендә 0,2 м кимеде.
Һава торышы буенча Татарстан Республикасы территориясендә 11-13 апрель чорында температура -3 градуска кадәр төшәчәк, юеш кар, яңгыр көтелә, җил тизлеге 12 м/с кадәр көчәячәк. 11 апрельдә иртәнге сәгать 8дә М-7 “Волга” км 900 – км 1167 федераль юллар участокларында кар явуы күзәтелә.
Кышкы бозлавыкны булдырмас өчен һәм автомобиль юлларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен барлык чаралар да күрелгән. Юлларны чистартырга һәм бозлавыкны бетерергә 35 берәмлек юл техникасы чыгарылды.