Универсиада чорында транспорт инфраструктурасы иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе каралды

2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә Татарстанның “Транспорт иминлеге турында”гы федераль законны һәм Универсиадага җәлеп ителгән транспорт инфраструктурасы субъектларының иминлекне тәэмин итү таләпләрен үтәвенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Киңәшмә эшендә Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Касьянов, ТР Иминлек советы секретаре Валерий Власов, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шулай ук республиканың көч структуралары һәм ТР транспорт комплексы вәкилләре катнашты.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин үз чыгышында Универсиадага әзерлек кысаларында Казанның транспорт-логистика системасының һәм юл-урам челтәренең модернизацияләнүенә, хәзер аларның кулланылышка тапшырылу этабына чыгуын ассызыклады. Аларның имин эшләвен тәэмин итү бүген өстенлекле бурыч булып кала.
Һава транспорты предприятиеләрендә аэропорт комплексын масштаблы модернизацияләү бара, терминаллар һәм комплекс территорияләре реконструкцияләнелә. Аэровокзал комплексы өстәмә видеокамералар белән җиһазландырылган. «Казан» халыкара аэропортында иминлекне тәэмин итү өчен периметр буйлап киртәләү өчен федераль казнадан акчалар җәлеп ителгән. Аэропортны техник саклану чаралары белән җиһазландыруны апрельдә тулысынча тәмамларга планлаштыралар.

Тимер юл транспортына килгәндә, хәзерге вакытта “Казан-1” вокзал комплексында реконструкция дәвам итә. Пассажирларны тикшерү рамкалары белән җиһазландырылган 7 зона кулланылышка әзерләнгән. Тимер юл вокзалы периметры металл койма белән киртәләп алынган. Реконструкция эшләре тәмамланганнан соң, биредә 190 видеокүзәтү камерасы урнаштырылачак. Видеомәгълүматны интермодаль тимер юл тармагы аша тапшыру өчен элемтә линияләре дә урнаштырыла.

“Казан-2” тимер юл вокзалы исә 16 видеокүзәтү камерасы белән җиһазландырылган. Элемтә линияләре модернизациясе тәмамлангач, тагын 60 видеокамера эшләтеп җибәреләчәк. Моннан тыш, пассажирлар агымын аеру өчен турникетлар, вокзалга керү һәм чыгу ураннарына рамкалы металлодетекторлар куела.

Елга транспорты буенча, хәзерге вакытта елга вокзалы бинасында да төзекләндерү эшләре баруы билгеләп үтелде. Елга порты территориясе дә видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган, территория сак астына алынган.

Ленар Сафин шулай ук “Транспортта халыкның иминлеген тәэмин итү буенча комплекслы программа” кысаларында гамәлдәге метро станцияләренә махсус җиһазлар урнаштыру буенча эшләрнең тәмамлануы турында сөйләде.   Узган елда әлеге программа кысаларында федераль казнадан 75 млн. сум, республика казнасыннан 4 млн. сум алынган. Бу акчалар Казан метрополитенының гамәлдәге 7 станциясе өчен махсус җиһазлар сатып алуга, аларны урнаштыру һәм көйләүгә тотылган.

Бүген Татарстанда эшләүче 35 автовокзал һәм автостанциянең яртысыннан артыгы видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган. Автотранспорт предприятиеләренең барысы да периметр буенча киртәләп алынган, предприятиеләрдә тәүлек дәвамында сак оештырылган. Пассажирлар агымы сатылган билетлар санына карап исәпкә алына бара. Эре автовокзаллар һәм автостанцияләре хәвефлек төймәләре белән дә җиһазландырылган.

Киңәшмә азагында республика предприятиеләренең тотрыклы эшләвен тәэмин итү өчен кыска вакыт эчендә башкарылырга тиешле чаралар исемлеге аталды. Аерым алганда, предприятиеләрдә сак оештыру һәм пропуск режимын булдыру, транспорт инфраструктурасы объектларында транспорт иминлеген тәэмин итүче техник чаралар урнаштыру күзалланыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International