Магистраль юлларны төзекләндерү өчен җирле бюджеттан 15 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта җитәкчеләр киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Камалетдинов хәбәр итте.
Түбән Камада шәһәр юлларының 5,5 мең квадрат метр мәйданында чокыр-чакырларны ямау эшләрен башкаруга 5 миллион сумга якын суммага контракт төзелгән инде. Беренче чиратта иң тирән чокырлар ямалачак. Эшләр кар тулысынча эрегәч башланачак. Таһир Камалетдинов ремонт эшләрен бик кыска вакытта башкаруларын сорады.
Моннан тыш, апрельдә магистраль юлларда төзекләндерү эшләрен башкаруга 10 миллион сум тирәсе гомуми суммага аукцион игълан ителгән.
Магистраль юлларны төзекләндерүгә бүлеп бирелгән 15 млн. сумнан тыш, 2013 елда Түбән Кама муниципаль районына республика бюджетыннан Түбән Кама районы аша үтүче төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларны тотуга һәм төзекләндерүгә 200 миллион сум тирәсе бүлеп бирелгән. Бу сумма бәлки артыр да, чөнки кайбер юл участокларына проект-смета документлары расланмаган.