Хәзер Әлмәттә шәһәрнең барлык троллейбус маршрутларында йөргән өчен электрон транспорт картасы белән түләргә була. Транспорт картасы буенча йөрү бәясе 1 сумга арзанрак.
Әлмәт халкы апрельдән электрон транспорт картасы сатып ала алалар. Мондый карта буенча йөрү кәгазъ билетның стандарт бәясеннән бер сумга арзанракка төшәчәк. Транспорт карталары шәһәрнең барлык троллейбусларында да гамәлдә.
Картаны 50 сумга “Россия почтасы” бүлекләрендә алырга була. Тулыландырырга - “Россия почтасы”, “Ак Барс Банк”, “Казан банкы” бүлекләрендә һәм Герцен ур., 1 нче йортта урнашкан кассада. Пластик карта гарантия буенча 4-5 елга җитә. “Электрон кошелек” тарифы буенча картаны тулыландырып пассажир тиешле акча ресурсын вакытта чикләнмичә куллана ала.
Картаны югалткан очракта, булган акчаны яңа транспорт картасына кире кайтарып була. Моның өчен югалган картаның номерын истә тоту кирәк.
Транспорт карталары белән файдаланучыларга уңайлык өчен түбәндәге адрес буенча халык белән эшләү өчен пункт ачылды: Герцен ур., 1 нче йорт, 6 офис. Тел. (8553) 30-08-64. Һәр көн сәгатъ 9:00 – 18:00 кадәр (шимбә һәм якшәмбедән тыш), 12:00 – 13:00 кадәр төшке тәнәфес.
“Татарстан Республикасының транспорт картасы” проекты турында тулы мәгълүматны “Социаль карта” ААҖ рәсми сайтында табарга була: www.social-card.ru/